Татарстаның элеккеге икътисад министры Казан университеты ректоры урынбасары итеп расланды
6 Sep, 2010 root 0
Татарстаның элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллин Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры урынбасары вазыйфасына расланды.
Вузның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, КФУ ректоры боерыгы белән Марат Сафиуллин ректорның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнде.
Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасыннан киткәч Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәген җитәкләде. Анда экс-министр ике вазифаны да бергә алып бара ала, дип белдерделәр. Үзәктә Марат Сафиуллинның статусы үзгәрү хакында бернинди яңа документлар булмады, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru