Казан (Идел буе) федераль университеты үзенең яңа статуста беренче уку елын башлады
1 сентябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты яңа статуста тәүге тапкыр үзенең 206-нчы уку елын тантаналы җыелыш белән каршылады.
Бәйрәм иртәгесе сәгать тугызда беренче курс студентларының факультетлап сафларга төзелешеп Салих Сәйдәшевның «Совет Армиясе маршы» көенә А.М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты бинасыннан кузгалып китеп, Төп бина каршындагы студентлар арасында «Таба» дигән исем астында таныш булган мәйданчыкка таба тантаналы узыш белән башланып китте.
Яңа студентлар алдында университетның «Шторм» һәм «Тылсым» хореографик төркемнәре, «Dance Lunch» бию коллективы, Тимер Шәрифуллин «Калликория» бию коллективы белән берлектә «Салават күпере сыман» дип исемле композицияләре белән чыгыш ясадылар.
Иҗади чыгышлардан соң бәйрәм җыелышы К(И)ФУ ректоры Илшар Гафуров, университет президенты Мәгъзүм Сәлахов, проректорлар һәм деканнар катнашында дәвам итте. Һәр елдагыча «Гаудеамус» студентлар гимны көенә Казан университеты байрагы тантаналы төстә күтәрелде. Быел аны исәпләү математикасы һәм шәкли фәһем факультетын тәмамлаучы, һәр уку елында «Ел студенты» акчалата бүләккә лаек булучы Михаил Абрамский һәм беренче курс студенты Мария Кротовалар күтәрде.
Студентларны котлау сүзе белән Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров, Казан университеты президенты Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов, «Татарстан студентлары берлеге» яшьләр оешмасы президенты Тимер Сөләйманов чыгыш ясадылар. Шулай ук университетны 2010 елда тәмамлаучылар исеменнән яңа студентларны татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаучы Роберт Миңнегулов белән А.М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институтын тәмамлаган Алия Рәхмаевалар котлады.
Беренче курс студентлары исеменнән җавап сүзе белән Михаил Захаров, Юлия Каплевская һәм Замбия Республикасыннан килеп укырга керүче биология-туфрак факультеты студенткасы Муталé Чисáнги чыктылар.
Яңа уку елының башлануга багышланган тантаналы җыелыш күгәрченнәрне иреккә җибәрү һәм Казан университеты байрагы төсләрдәге һава шарлары салюты белән тәмамланды.
Алга таба студентлар университет белән танышуларын укыган факультетларга таралышып дәвам иттеләр.
Чыганак: http://www.ksu.ru/tatnews.php