Татарстанда 1 сентябрь яңалыклары
Бүген Татарстан Республикасының барлык уку йортларында да Белем көне билгеләнеп үтте.
Татарстанда беренче сыйныфка 37 356 бала баруы турында хәбәр иткән идек инде. Узган елда беренчеләрнең саны 37 421 булган.
Яңалыкларга килгәндә... Аларның барысын да язып бетерү мөмкин түгел. Бүгенге көнгә кайбер нәтиҗәләр чыгарыйк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “XXI гасыр Казаны” торак комплексында төзелгән “178 нче белем бирү үзәге”н ачты. Татарстанда андый үзәк әлегә бердәнбер. “178 нче Белем бирү үзәге” кебек яңа типтагы белем бирү йортлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Самара шәһәрләрендә дистә елга якын эшләп килә. Белем бирү үзәгенә 13 060 квадрат метр мәйдан биләгән өч бина керә: Габдулла Кариев урамында 636 укучыга исәпләнгән мәктәп, Космонавтлар урамындагы 121 нче лицей һәм Камалиев урамындагы “Пеликан” балалар бакчасы.
Мәктәптәге 34 уку кабинетының барысы да интерактив такталар, мультимедияле проекторлар, акустик җиһазлар, укытучылар өчен компьютерлар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, укучылар белән аерым шөгыльләнү өчен, өстәмә 2-3 компьютер куелган. Химия һәм физика, биология кабинетларында цифрлы лабораторияләр өчен шартлар тудырылган. Лингвистик кабинетлар күпфункцияле “Apple” тел класслары базасында эшли.
Моннан тыш, 20 урынга исәпләнгән китапханә-медиатека, 2 бассейн, спорт һәм хореография заллары, спорт мәйданчыклары, конференц-зал, актлар залы, ашханә, табиб, процедуралар, теш табибы, психолог кабинетларын үз эченә алган медицина үзәге эшли.
“178 нче Белем бирү үзәге” чын мәгънәсендә бербөтен комплексны тәшкил итә, монда тәрбия һәм белем йортлары арасында дәвамчанлык саклана. Мәсәлән, инглиз теле балалар бакчасыннан ук өйрәтелә башлый, башлангыч сыйныфларда инглиз теле тирәнтен өйрәтелә һәм икенче чит тел (немец, француз телләре) сайлап алына. Өлкән сыйныфларда да ике чит тел үстерелә, 5-11 нче сыйныфларда икътисади белем бирелә, информацион технологияләр белән киңрәк таныштырыла, профильле укытуга өстенлек бирелә. Башлангыч сыйныфлар өчен озайтылган көн төркемнәре эшли. Балалар өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә.
Белем бирү үзәгендә татар телендә тәрбия бирү белән шөгыльләнүче сыйныфларның эшен оештыру каралган. Бу сыйныфларда дәресләр – рус телендә, тәрбия эше татар телендә алып барылачак.
Россия Ислам университеты белән төзелгән килешү нигезендә, үзәктә гарәп һәм төрек телләре, “Диннәр тарихы” предметлары укытылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буада капиталь ремонттан соң М.Вахитов исемендәге татар гимназиясе ачылу тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, республиканың кайбер ведомстволары урынбасарлары һәм башкалар катнашты.
Буа шәһәрендә Вахитов исемендәге татар мәктәбе 1922 елның 24 июнендә ачыла. 1928 елда ул – унъеллык мәктәп, ә 1934 елда Вахитов исемендәге урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1992 елда мәктәпкә гимназия статусы бирелә.
Әлеге гимназия биредә күп кенә танылган мәдәният, фән һәм сәнгать әһелләренең белем алуы белән данлыклы. Алар арасында язучылар Барлас Камалов, Әхмәт Рәшит, Равил Кукушкин, Шәриф Хөсәенов; галимнәр Фоат Гарифуллин, Рифкать Газизов һәм башкалар бар.
“М.Вахитов исемендәге гимназия – бай тарихлы уку йорты, биредә күп кенә танылган фән эшлеклеләре һәм республика җитәкчеләре белем алган. Мин әлеге уку йортының төзекләндерелүенә бик тә шат. Ул алга таба да белемле һәм республика өчен файдалы шәхесләр тәрбияләр дип өметләнәм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин гимназияне ачу тантанасында һәм буалыларны Белем көне белән тәбрик итте.
Илдар Халиков исә Татарстанның Зәй районында мәктәп ачу тантанасында катнашты. Зәй халкы әлеге уку йортының ачылуын 10 елга якын көткән.
Зәйнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 7 нче урта мәктәбе 1000 укучыга исәпләнгән. Аны төзү эшләре 2002 елда башланган һәм 2010 елның августында төгәлләнгән. Финанслауның гомуми күләме 220 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Яңа уку елына республика мәктәпләренә 11 мең компьютер сатып алынган һәм урнаштырылган, 13 мең педагог ноутбуклар алган. Укытучылар лаеклы хезмәт хакы алырга, ә белем бирү сыйфатлы булырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры. Илдар Халиков укучыларның яхшы билгеләренә генә укуын теләде. Чыгышының ахырында ул яңа ачылган мәктәпнең директоры Зәбирә Бариевага компьютер сыйныфын җиһазлау өчен сертификат, шулай ук иң тырыш төзүчеләргә Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru