Бүген Түбән Камада август киңәшмәсенең Татарстан электрон белем бирү җирлеген формалаштыру белән бәйле секция утырышы уза
Бүген Түбән Каманың 10 нчы урта мәктәбендә август киңәшмәсенең Татарстан электрон белем бирү җирлеген формалаштыру белән бәйле секция утырышы уза. Көн тәртибенә чыгарыла торган мәсьәлә Татарстан Республикасы электрон белем бирү җирлеген формалаштыру белән бәйле. Утырыш кысаларында “Электрон мәктәп” күргәзмәсе оештырыла.
Чираттагы секция утырышы 10 августта Минзәләдә узачак. Ул республика мәгарифе үсешенең өстенлекле юнәлешләренә багышлана. Түбән Камада – мәктәпкәчә белем бирүне үстерү; Балык Бистәсендә – мәктәптә белем биргәндә рухи һәм физик сәламәтлек; Әлмәттә – Татарстан Республикасы мәгарифе үсеше өчен педагогик фән потенциалы; Арчада туган телләргә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану мәсьәләләре буенча секция утырышлары уза.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак, белем бирү системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе” дип аталган пленар утырышы 20 августта Түбән Кама шәһәрендә узар дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru