89 мәктәптә эвакуация, 22сендә тәрәзәсе проблемалы, 11ендә янгын сүндерү баллоны җитми
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан республикада 1876 мәктәп һәм гимназия күз уңыннан үткәрелгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Төп идарәсе гомумбелем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү буенча артык күп акча таләп итми торган күзәтчелек-кисәтү чаралары алып бара. Бу исә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендәге Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 3 август карарын үтәү максатында эшләнә.
Комиссиянең кичә республика Хөкүмәте йортында барган утырышында эшләнгән эшкә хисап ясалды.
Алтынчы август көненә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 1876 (86 процент) мәктәп һәм гимназияләр күз уңыннан үткәрелгән. 16 районда эшли торган ведомствоара муниципаль комиссияләр составында яңа уку елына аларның 203се (9,2 процент) кабул ителгән. Шушы соңгы көннәрне үткәрелгән мониторинг күрсәткәнчә, 22 муниципаль берәмлекнең барлык режим характерындагы гомумбелем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы чаралары тулысынча үтәлгән: 25 учреждениедә эвакуация юллары, 4сенең миче тиешле тәртипкә китерелгән һәм 13енең тәрәзәләреннән ачылмасыз тимер рәшәткәләр сүтеп алынган. Шулай да, барысы да ал да гөл дияргә иртәрәк, әйтик, Аксубай районының 2, Арчаның 4, Баулының 2, Спас районының 3 мәгариф учреждениесе - барлыгы 11 мәктәп һәм гимназия нормативта каралган санда янгын сүндерү баллоннары (огнетушитель) белән тәэмин ителмәгән. Тагын 17 мәктәпнең янгынга каршы тору инвентаре тулысынча түгел, 22сенең тәрәзәләре ачып булмаслык итеп тимер рәшәткәләнгән һәм шуларның 20се – Казанныкы; тагын Казанның 29, Яшел Үзәннең 19, Буаның 7 һ.б. - җәмгысе 89 мәктәптә эвакуация юллары проблемалы, диелде.
Калган муниципаль районнарда ведомтсвоара комиссияләр 9-20 августта эшләячәк.
Р.Моратов басым ясап әйткәнчә, янгын сакчылыгы хезмәтенә аеруча урманнардагы һәм урманга якын урнашкан урыннардагы мәгариф учреждениеләренә игътибар итәргә кирәк, ә ул мәктәпләр тиешле янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. “Хәзерге һава торышы янгын куркынычын күпкә арттыра, шуңа күрә, хәстәрен уку елы башланганчы алдан күрү таләп ителә”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru