Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык киңәшмәсе 20 августта Түбән Камада узачак
20 августта Түбән Камада “Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак мәгариф системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе” дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак.
Мәгариф өлкәсендәге проблемалар хакында фикер алышуда Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Татарстан җитәкчелеге вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары һәм методистлары катнашыр дип көтелә.
Пленар утырыш барышында Сингапур укытучылар берлеге президенты, «Educare» компаниясе башкаручы директоры Майк Тируман “Дәүләт, укытучылар профсоюзы һәм эш бирүчеләр арасындагы өч яклы мөнәсәбәтләрдә Сингапурның уңышлы системасы” дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәнең секция утырышлары июль ахырында Чаллыда башланды, аларда Татарстан Республикасы икътисады ихтыяҗларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүнең төп юнәлешләре хакында фикер алышынды.
Алдагы секция утырышларында полимәдәни белем бирү, Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүне, мәктәптә әхлакый һәм физик сәламәтлекне үстерү, республиканың электрон белем бирү киңлеген, республикада мәгарифне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен формалаштыруга бәйле мәсьәләләрне, шулай ук мәгарифне үстерү өчен педагогик фән потенциалын тикшерү күздә тотыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru