Башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә гаризалар тапшыру декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Быелгы җәйдә Татарстан Республикасы мәктәпләрен тәмамлаучылардан башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә 12 меңгә якын гариза кергән. Башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә гаризалар тапшыру декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Кукмарада узучы Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының күчмә коллегия утырышында республиканың һөнәри белем бирү системасындагы проблемалар хакында фикер алышалар. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, быел Татарстан һөнәри белем бирү системасы өчен дәүләт биреме 300 дән артык профессия (узган ел 150 гә якын иде) буенча 21 мең гариза күләмендә формалаштырылган. “Икътисадның реаль секторы ихтыяҗларын тәэмин итү өчен бу артыгы белән җитә”, - диде ул.
“Без башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә гаризалар август аенда күпләп килә башлар дип өметләнәбез, - диде К.Таҗетдинова. – Башлангыч һөнәри белем бирү системасы учреждениеләренә исә укучылар декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. Көзен безнең егетләр армиядән кайта башлаячак һәм югары уку йортларына гариза тапшырырга өлгерә алмаячаклар – без аларны үзебездә көтеп калабыз”.
Министр урынбасарының сүзләренә караганда, быел сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре өчен кирәкле һөнәрләрнең өлеше арта, 2013 елгы Универсиадага кадрлар әзерләү дә аерым роль уйный. Мисал өчен, Татарстан башкаласының спорт объектлары һәм кунакчыллык индустриясе структуралары югары һөнәри дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүче персоналга – аш пешерүчеләр, чәчтарашлар, сатучылар, администраторлар, туристлык, кунакханә сервисы һәм реклама белгечләренә ихтыяҗ кичерә.
Искәртеп узабыз, узган ел башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә 20 мең кеше (бу 2008 елга караганда 1,5 мәртәбә диярлек артык) кабул ителде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru