«Сөембикә варислары» фестивале халыклар дуслыгын ныгыта
9-21 июльдә Ялтада «Сөембикә варислары» V Халыкара татар-төрек балалар иҗаты фестивале узды. Чарада барлыгы 300ләп кеше катнашты, алар арасында Кырым, Татарстан, Мәскәү һәм башка БДБ төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре генә түгел, рус һәм украин халыклары вәкилләре дә бар иде.
Фестивальне оештыруда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм кырым-татар халкының Мостафа Җәмилев, Рифат Чубаров, Сәрвәр Какура кебек танылган эшлеклеләре ярдәм күрсәтте. Ә инде Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина фестивальнең төп хуҗабикәсе булды. Чараның иганәчесе исә Исмәгыйль Шәнгәрәев иде.
Гөлзада Сафиуллина «Сөембикә варислары» фестиваленең гала-концертында җиңүчеләргә ТР Мәдәният министрлыгы грамоталарын, Исмәгыйль Шәнгәрәев - акчалата премияләр тапшырды. Ялта мэриясе һәм Кырым хакимияте вәкилләре Россия белән Украина халыклары арасындагы дуслыкны үстерүгә өлеш керткәннәре өчен фестивальдә катнашучыларга, оештыручыларга һәм иганәчегә рәхмәтләрен җиткерде, истәлекле тамгалар бүләк итте.
Чыганак: http://www.intertat.ru