Татарстан мәктәпләренә 4500 компьютер кайтты
Татарстан мәктәпләренә "Компьютер - мәктәпкә" проекты кысаларында 4500 компьютер кайтты. Әлеге проект республикада Укытучы елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.
650 гә якын мәктәп яңа компьютерларны кабул итеп алды да инде. Республикабыз мәктәпләре 1 нче сентябрьгә кадәр "Компьютер - мәктәпкә" проекты кысаларында барлыгы 13 мең заманча компьютер белән җиһазландырылырга тиеш.
Проектның бюджеты - 250 млн. сум. Әлеге акчаларның бер өлеше мәктәпләрне чыбыксыз элемтә аша интернетка тоташтыруга юнәлтеләчәк.
Татарстанда гамәлгә ашырыла торган икенче проект "Компьютер - укытучыга" дип исемләнә, әлеге проектның бюджеты - 200 млн. сум (2010 нчы елга). Бу проект буенча исә уку елы башына республикабызның 375 мәктәбендәге 12820 укытучысы ноутбук белән "кораллану" көтелә.
Чыганак: http://www.5ballov.ru