Китабың яхшы язылганмы?
Астана шәһәренең икенче сыйныф укучысы Алихан Жуманов Казахстан Республикасының Мәгариф министрлыгын судка биргән. Судка бирүнең сәбәбе - юлда йөрү кагыйдәләре дәреслегендә орфографик һәм фактологик хаталарның бик күп булуы. Дәреслектән кайбер цитаталар: «На какие виды делится вытек крови», «ПопОдание детей под колеса машин зачастую происходят из-за того, что ими не всегда учитывается это обстоятельство», «Регулировщик является контролером дорожной полиции» һ.б. Әлеге дәреслекне Казахстанның Мәгариф министрлыгыннан тыш Сәламәтлекне саклау һәм Эчке эшләр министрлыклары да раслаган/тәкъдим иткән булган.
Алиханның әтисе бу дәреслектәге мәгълүматның баласына зур зыян салачагына иманы камил. Судка биргән дәгъва күләме - 680 мең доллар чамасы.
Чыганак: http://5ballov.ru