belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем-тәрбия бирүдә семинар-дәресләрнең әһәмияте

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем-тәрбия бирүдә семинар-дәресләрнең әһәмияте

31 Jul, 2010 root 1
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы

Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур.

Тел — җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән.

Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем-тәрбия бирүдә семинар-дәресләрнең әһәмияте18.14 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Дәрес планы
Доклад
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар әдәбияты
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

Фикерләр

Гөлназ сурәте

Гөлназ

31 Июль, 2010 - 17:58

Permalink

Яхшы материал

Әмма хезмәтнең исеме сораулар тудыра.


URL (яңартылу датасы: 03.08.2010 - 07:38): https://belem.ru/node/2707?page=0