Татар кызлар гимназиясе быел яңа бинага күченә
Быелның октябрь аенда 12 санлы татар кызлар гимназиясенең яңа бинасы ачылачак. 240 кешегә исәпләнгән бу мәктәп 2008 елның гыйнварында ук төзелә башлаган иде. Әмма финанс кытлык аркасында төзелеш бик акрын барды, узган елны исә, икътисади кризис сәбәпле, эшләр бөтенләй туктатылды. Һәм менә, ниһаять, быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән милли мәктәпне төзеп бетерү өчен акча бүлеп бирелгән.
Татар кызлар гимназиясе бинасы котычкыч хәлдә булуга иң беренче булып Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган публицист Туфан Миңнуллин игътибар итә. Моннан 10 ел элек ул мәктәпкә очрашуга барып, андагы уку шартларына шакката. Шул вакыттан башлап депутат кызлар өчен яңа бина юнәтү эшен башлап җибәрә.
«12 гимназия бинасының коточкыч шартларын күреп, мин Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак: «Озакламый сез яңа бинада укыячаксыз», дип вәгъдә бирдем. Ул чакта мин татар дәүләте җитәкчеләренең көченә һәм республиканың икътисади мөмкинчелегенә таянып шундый өметле сүз әйттем. Ләкин ялгышкан булып чыктым. Гимназиягә яңа бина салырга ашыкмадылар. Мин ун ел эчендә кемнәргә генә нинди генә хатлар язмадым. Ялындым да, дуладым да, мине ишетергә теләүчеләр табылмады», - дип сөйли Туфан Миңнуллин.
Алай да 2008 елда депутат тырышлыгы белән милли мәктәп төзелә башлый. Һәм, ниһаять, тиздән татар кызлар гимназиясе заманча бинага күченә алачак. «Республика башлыгы катнашы белән, бүгенге көн аврлыкларына карамастан, акчалар бүленеп бирелде. Җаны-тәне белән милли мәгарифне кайгырткан депутатыбыз Туфан Миңнуллинның да бу эштә роле зур. Кызлар гимназиясенә яңа бина булдыру мәсьәләсе, ниһаять, чишелеш тапты дип әйтә алабыз», - дип билгели Казан мэры Илсур Метшин.
Проект буенча гимназиядә 4 башлангыч мәктәп классы, 15 уку кабинеты, тренажерлар залы һәм чишенү бүлмәләре булган спорт залы, актлар залы, ашханә, китапханә, лекцияләр өчен аудитория, медпункт, хореография студиясе һ.б. булачак. Шулай ук мәктәптә бассейн да төзеләчәк. Бина төзелешенә 286 миллион сум сарыф ителгән. Бассейн булдыруга исә тагын 35 миллион сум тотылачак.
Июнь ахырында Ильсур Метшин һәм Туфан Миңнуллин объекттагы төзелеш барышы белән танышып кайтты. Алар барысыннан да канәгать калган. Бүген бинада тулы көченә эшләр бара: мәктәпнең эчке ягы рәткә китерелә, территориясе төзекләндерелә. Октябрь башында гимназия кулланышка тапшырылыр дип көтелә.
Чыганак: http://www.intertat.ru