belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәп укучылары Болгарда казу эшләрендә катнаша

Мәктәп укучылары Болгарда казу эшләрендә катнаша

27 Jul, 2010 root 0

Изге Болгар җирендәге казу эшләрендә мәктәп укучылары да катнашачак. Алар Россиянең Красноярск, Омск, Екатеринбург, Башкортстан, Мордовия, Ярославль, Самара, Владимир, Удмуртия, Марий-Эл төбәкләреннән җыелган. Шушы 50 мәктәп укучысы өчен республикада махсус «Борынгы Болгар серләре» дип исемләнгән тарихи-археологик лагерь дә ачылды.

«Республикага килгән кунаклар ун көн дәвамында татар мәдәнияте һәм тарихы белән таныша алачак. Моннан тыш, алар Болгар музей-тыюлыгында алып барылучы казу эшләрендә дә катнашыр дип көтелә. Бәлки араларында тарихи кыйммәтле предмет табучысы да булыр», - дип сөйләде «Комсомольская правда» хәбәрчесенә «Идел» Яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрипова.

Чыганак: http://www.intertat.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.07.2010 - 07:37):https://belem.ru/node/2693