Татарстан мәгарифе белән идарә итүчеләр быел ук Югары икътисад мәктәбендә укый башлаячак
Агымдагы елның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләренең, муниципалитеттагы җитәкче кадрлар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Мәскәүгә Югары икътисад мәктәбенә “Мәгарифтә идарә” белгечлегенә укырга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы һәм Югары икътисад мәктәбе арасында килешү төзелгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Мәгариф системасы өчен менеджерлар әзерләүгә юнәлтелгән программа ике елга исәпләнгән һәм республика бюджетыннан финанслана. Ел саен Татарстанның утызлап мәгариф лидеры Югары икътисад мәктәбендә читтән торып белем алачак. Биш ел дәвамында аларның саны 275кә җитәчәк. “Бу - һич арттырусыз Европа дәрәҗәсендәге белем”, - дип белдерде Альберт Гыйльметдинов.
Әлеге программа буенча белем эстәүчеләр Югары икътисад мәктәбе дипломы белән бергә, Манчестер университеты дипломнарын да алып чыгачак дип көтелә. “Бу уку йортларының ике диплом бирү практикасы бар¸ алар танылган”, - диде министр.
Педагогларны “Алгарыш” программасы нигезендә чит ил мәктәпләренә стажировкага җибәрү дә көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru