Татар телендә яңа интернет-радио дөнья күрә
5 Jul, 2010 root 0
"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте интернет челтәрендә тагын бер яңа ресурс - “QAZAN RADIOSI” информацион–музыкаль милли интернет-радиостанциясе сайтын ясарга ярдәм итте. Әлегә радиостанцияне ачу буенча әзерлек эшләре алып барыла. Якын арада ул Казан гына түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татар халкы өчен тапшыруларын алып бара башлар, дип көтеп калабыз.
1 сентябрьдан алып интернет-радиостанция эфирында укытучылар һәм укучы балалар өчен татар телендә мәгариф белән бәйле тапшырулар да яңгырар дип планлаштырыла.
Информацион технологияләр өлкәсендә үз идеяләрен тормышка ашырырга теләк белдерүчеләр "Белем.ру"ның"заказлар кабул итү бүлмәсе"нә мөрәҗәгать итә алалар.