Түбән Кама районында укытучылар өчен Сабантуй узды
3 Jun, 2010 Раил Гатауллин 0
Бүген Түбән Камада “Яшел педсовет” узды. Күпьеллык традиция буенча, шәһәр һәм район мөгаллимнәре Түбән Уратма авылы янындагы урман аланына җыелды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Равис Шакиров педагогларны уку елының төгәлләнүе белән котлады. Быелгы уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр һәм мөгаллимнәргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы чыгышлар һәм белем бирү учреждениеләре парадыннан соң бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше башланды. Мәйданда педагоглар Сабан туенда катнашучылар өчен төрле спорт ярышларын, җыр-биюләрне үз эченә алган бай мәдәни-күңел ачу программасы һәм бәйрәм табыны әзерләнгән иде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru