Алабугада олимпиада
2 Apr, 2008 Сылу
Татарстанда бүген чираттагы олимпиада старт алды. Сүз Алабуга шәһәрендә югары сыйныф укучылары арасында әдәбият буенча башланган сынау турында бара. Жюри рәисе 11 ел рәттән педагогик фәннәр докторы, профессор, Мәскәү өлкәсенең Квалификацияне үстерү һәм халык мәгарифе хезмәткәрләрен укыту Институтының мәдәният һәм мәгарифне гуманлаштыру кафедрасы мөдире Лев Тодоров булачак. Өстәвенә, укучыларның эшләренә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Казан һәм Алабуганың дәрәҗәле уку йортларыннан галимнәр бәя бирәчәк.
Әлеге олимпиада Алабуга педагогия университеты базасында уза. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев сүзләренә караганда, биредә Россия мәктәпләреннән 450гә якын укучы көч сынашырга исәпли.