belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Укытучы булу – зур бәхет

Укытучы булу – зур бәхет

28 May, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Әлмәт районы, Мәмәт урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы

Һәр кеше язмышында мәктәп еллары билгеле бер урын алып тора. Алар балачакның күңелле хатирәләре булып гомерлеккә истә кала. Вакытлар үтү белән, кеше үзенең укытучыларын ешрак исенә төшерә, алар хезмәтенә бәя бирә алыр дәрәҗәгә җитә. Әгәр үзе дә укытучы һөнәрен сайласа, рәхмәт хисләре икеләтә арта.

2010 ел - Укытучы елы уңаеннан 18 апрель көнне мәктәбебездә филология фәннәре кандидаты, доцент, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү институты проректоры Шаһиев Рәфкать Ширияздан улы белән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга хөрмәтле кунагыбызның яраткан укытучылары Галиева Гөлнәзирә Габдулла кызы – математика укытучысы, Рахманова Кәүсәрия Ширияздан кызы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Мәмәт урта мәктәбе директоры Гиниятуллин Рамил Җәүдәт улы, ветеран укытучыларыбыз, Мәмәт җирлеге рәисе Гиниятуллин Камил Җәүдәт улы чакырылды, укытучылар, укучылар катнашты.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Укытучы булу – зур бәхет382.49 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Предметлар: 
Туган якны өйрәнү
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.05.2010 - 23:31):https://belem.ru/node/2649