belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел!" (бәйге материаллары)

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел!" (бәйге материаллары)

4 May, 2010 root 6
Package icon 1. Балык Бистәсе 2 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Шигапова Альвина Шәмси кызының “Тынычлыкның кадерен белик” презентациясе
Package icon 2. Бөгелмә шәһәре 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Айсылу Мәрдегалим кызының "Бөгелмә шәһәренең сугыш каһарманннары" презентациясе
Package icon 3. Бөгелмә шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Шәрифуллина Гөлназның “Дәү әтием һаман яшь...” презентациясе
Package icon 4. Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм мәктәп китапханәчесе Шакирова Сәрия Дамул кызының "Каләмне корал итеп..." презентациясе
Package icon 5. Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызының "Бөек Җиңүгә-65 ел" презентациясе
Package icon 6. Кукмара районы Мәмәшир авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 сыйныф укучысы Насибуллина Диана Ринат кызының "Сугышның телсез шаһитлары" презентациясе
Package icon 7. Кукмара районы Югары Чура урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Архипова Юлиана Валерьевнаның "Йөрәкләрдән үтә җиңү сүзе, батырларны барлый замана!" презентациясе
Package icon 8. Әлки муниципаль районы Кошки урта гомуми белем бирү мәктәбенең II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Горшунова Илсөя Нурислам кызының "Бөек Җиңүгә - 65 ел" презентациясе
Package icon 9. Апас районы Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сабиров Илмир Илсур улының "Бер кем дә онытылмый, бер нәрсә дә онытылмый" исемле презентациясе
Package icon 10. Яр Чаллы шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллин Айдарның "Минебәян әбиемнең хатирәләре" презентациясе
Package icon 11. Түбән Кама шәһәре 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы Н сыйныфы укучысының "Солтан булырлык егет..." презентациясе
Package icon 12. Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе Газизова Оксана Аркадьевна һәм 3 сыйныф укучысы Хамидуллин Данилның "Җиңүнең 65 еллыгына багышланган" презентациясе
Package icon 13. Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Мусина Фирүзә Азат кызының "Ветераннарга дан" презентациясе
Package icon 14. Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7б сыйныфы укучысы Мәүлиев Фиргать Илфак улының "Безнең якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары" презентациясе
Package icon 15. Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галимәрдәнова Эльвина Илгиз кызының "Җиңүләрнең даны мәңгелек!" презентациясе
Package icon 16. Апас районы Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10а сыйныф укучысы Хөсәенова Гүзәл Таһир кызының һәм Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Рузилә Таһир кызының "Картаймагыз әле, ветераннар!" презентациясе
Package icon 17. Чистай шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхетдинова Рузилә Ринат кызының "Кирәкми безгә сугыш!" презентациясе
Package icon 18. Апас районы Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гайнуллин Булатның "Мәңге сүнмәс бөек җиңү даны!" презентациясе
Package icon 19. Кукмара муниципаль районы Янил гомуми урта белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Варламова Эльвираның " Беркем дә, берни дә онытылмый..." презентациясе
Package icon 20. Актаныш районы Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нәбиуллин Марат Хәмит улының "Хатирәләр яңарганда..." презентациясе
Package icon 21. Түбән Кама шәһәре 29 нчы гомуми белем бирү мәктәбе 9 а сыйныфы укучысы Шамбазова Алиянең "Фатих Кәримнең куен дәфтәрләре" презентациясе
Package icon 22. Сарман районы икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче В сыйныфы укучысы Зарипов Илназның "Шушы яктан, шушы туфрактан ул..." презентациясе
Package icon 23. Азнакай шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхлисова Фәридә Фәрит кызының "Бөек Җиңүгә 65 ел!!!" презентациясе
Package icon 24. Лениногорск районы Шөгер урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү”түгәрәге җитәкчесе Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамова Гөлнара Равил кызының "Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны" презентациясе
Package icon 25. Кукмара районы Янил урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Мөлекова Алинә Илдар кызының "Җиңү көне җиңел бирелмәде" презентациясе
Package icon 26. Яшел Үзән районы 5 нче гимназиясенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова Зөлфирә Үрнәк кызы һәм китапханәчесе Сәйфуллина Гөлшат Гомәр кызының “Җиңү өчен типкән йөрәк” презентациясе
Package icon 27. Бөгелмә районы 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Р. Әхмәтшина, Л.З. Ибатуллина һәм Г.И. Талипованың "Бөгелмә Җиңүгә дан җырлый..." презентациясе
Package icon 28. Сарман районы икенче номерлы Җәлил мәктәбе укучылары Латыйпова Алсу һәм Шәйдуллина Миләүшәнең "Батырларның даны мәңгелек!" презентациясе
Package icon 29. Яр Чаллы шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Сафина Альбинаның "Шагыйрьнең каһарманлыгы" презентациясе
Package icon 30. Бөгелмә районы 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Әхмәтшинаның "Җәлилче Гариф Шабаев эзләре буйлап…" презентациясе
Package icon 31. Арча районы Хәсәншәех урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хәйретдинов Илдарның "Хәтер һәм бурыч" презентациясе
Package icon 32. Лениногорск шәһәре 12 нче лицейның 6в сыйныфы укучысы Биктимирова Наилә һәм Биктимиров Наилнең “Безнең шәһәрнең бер батыры...” презентациясе
Package icon 33. Лениногорск шәһәре 12 нче лицей укучылары Ибраһимов Айнур (1б сыйныфы) һәм Ибраһимова Айсылуның (4а сыйныфы) "Батырлык ул – рухи матурлык… " презентациясе
Package icon 34. Чүпрәле районы Уби урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Замалетдинова Алсу Мансуровнаның "Бөек Җиңүгә - 65 ел" презентациясе
Package icon 35. Лениногорск шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ялалтдинова Земфира Әкрәм кызының «Батырлар елмаеп үлделәр...» («Да, были люди в наше время…») презентациясе
Файл 36. Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәки кызының "Бөек халыкның бөек җиңүе" презентациясе
Package icon 37. Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәки кызының "Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил" презентациясе
Package icon 38. Яр Чаллы шәһәре 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе 5 б сыйныфы укучысы Дәүләтшина Диләрәнең "Кыз үлеме" презентациясе
Package icon 39. Лениногорск шәһәре 12 нче лицей 8 а сыйныфы укучысы Җәләлова Ләйсәнәнең "Халык хәтере – мәңгелек!" презентациясе

9 май... Җиңү көне...

Әлеге көн якынлашсын өчен, әти-әниләребез, әби-бабайларыбызның никадәр батырлык башкарганнарын күз алдына китереп бетерү мөмкин эш түгелдер. Аларның батырлыгы, каһарманлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Бу көннең булуы өчен мең рәхмәт Сезгә!!!

Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена һәм әлеге бәйрәмгә багышланган презентацияләр бәйгесенә нәтиҗәләр чыгаруга санаулы көннәр калды. Исегезгә төшерәбез, презентацияләр 7 нче майга кадәр кабул ителә, ягъни материаллар кабул итү 6 май көнне 24.00 сәгатьтә тәмамлана. Бәйгедә теләгән һәркем (!) катнаша ала. Моның өчен PowerPoint яисә OpenOffice Impress программаларында татар телендә ясалган, 5 Мегабайттан зур булмаган презентация ясарга һәм xat@belem.ru электрон адресына җибәрергә яисә Белем.ру порталының Заказлар кабул итү бүлмәсе аша тапшырырга ("Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә катнашу" тибын сайлап алып) кирәк. Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә урнаштырылып барыла.

7 май көнне, презентацияләр кабул ителү тәмамланганнан соң, бәйгегә килгән материаллар турында фикер алышу мөмкинлеге ачылачак. Нәтиҗәләр бәйрәм алдыннан - 8 майда игълан ителәчәк.

"Белем.ру" коллективы барыгызга да уңышлар теләп кала!!!

Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

7 Май, 2010 - 22:07

Permalink

Фикер алышыйк!

Нишләптер бүген презентацияләргә карата фикерләр кабул итәбез дигән идегез, әле фикер язучылар һаман юк!

Кунак сурәте

Кунак

7 Май, 2010 - 21:57

Permalink

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел!"

Лениногорск районы Шөгер урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү”түгәрәге җитәкчесе Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызына һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамова Гөлнара Равил кызына "Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны" презентациясен тозегеннәре, эзтәбарлар эше алып барулары өчен бик рәхмәтлемен. Туган як геройларын искә алу, яшь буынны, башка төбәк халкын, аларның батырлыклары белән таныштыру миңа яшәү дәрте өсти. Бик зур рәхмәт сезгә балалар!
С/Б Сәеф Рахим улы Халиков

Кунак сурәте

Кунак

7 Май, 2010 - 13:41

Permalink

"Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны" презентац

Эш ошады! Мәгълүмәт бик эчтәлекле. Батырның тормышы төгәл күрсәтелгән. Киләчәктә дә шулай тырышып эшләгез!

Кунак сурәте

Кунак

7 Май, 2010 - 08:14

Permalink

"Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны"

Презентация бик яхшы ясалган, тирән фикерле.Эчтәлеге бик бай. Метадист Саубанова Римма.

Кунак сурәте

Кунак

7 Май, 2010 - 02:37

Permalink

"Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә катнашу

Укучыларның хезмәтен бәяләргә кирәк. Аларның өметләрен өзмәгез инде. Кәгазь заманы бит.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

7 Май, 2010 - 00:11

Permalink

Игътибар!

Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары! Бәйгегә презентацияләр кабул итү тәмамланды!

Шушы кыска гына вакыт арасында Белем.ру үткәргән презентацияләр бәйгесенә бик күп хатларыгыз һәм материаллар килде. Безгә килеп ирешкән барлык материаллар да инде порталда урын алдылар.

Сез күргән ресурслардан тыш, порталыбызда Заказлар кабул итү бүлмәсе аша тапшырыла башлаган тагын ике ресурсның урнаштырылуы көтелә. Алар:

1. Ялалтдинова Земфира Акрямовнаның "Батырлар елмаеп үлделәр..." презентациясе;
2. Замалетдинова Алсу Мансуровнаның "Бөек җиңүгә-65 ел" презентациясе.

Белем.ру порталы кулланучылары игътибарына түбәндәге хәбәрне ирештерәсе килә. Порталда теркәлмәгән кулланучыларның хокуклары азрак. Шуңа күрә дә алар бары тик 1 Мегабайттан артмаган файллар гына беркетә алалар. Фикер калдырган очракта да аларның хәбәрләре башта модерация үтә, ягъни фикерләр администратор рөхсәт иткәч кенә басылып чыга.

Кабул ителгән ресурслар бик эчтәлекле һәм йөрәк җылысы белән ясалган. Шуңа күрә дә алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу җитәрлек дәрәҗәдә катлаулы булыр дип уйлыйм.

Порталыбызда басылып чыккан әлеге ресурслар һәркем өчен ачык һәм бушлай. Презентацияләр белән танышып чыгуыгызны телибез. Аларны караганнан соң туган хисләрегезне әлеге темада язып калдыруыгызны көтеп калабыз.

Әлеге фикер алышуда бары тик теркәлгән кулланучыларның гына фикерләре басылып чыгачак, теркәлми генә калдырылган фикерләр модерация узмаячак. Белем.руның төп битендә теркәлү: http://belem.ru/user/register, форумда фикер алышу: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=682.

ӘГӘР СЕЗ ИНДЕ БЕР ТАПКЫР ТЕРКӘЛГӘН БУЛСАГЫЗ, САЙТКА АВТОРИЗАЦИЯ ҮТЕП (ТЕРКӘЛГӘН ВАКЫТТА АЛЫНГАН ЛОГИН ҺӘМ ПАРОЛЬНЕ ЯЗЫП) КЕРЕРГӘ КИРӘК.

Теркәлү белән бәйле сорауларыгызны электрон почтабызга юллый яисә форумда язып калдыра аласыз.

Игътибар! Презентацияләрне бәяләгәндә бары тик презентациянең сыйфаты (ясалышы, эчтәлеге, күләме (таләп буенча ул 5 Мб.тан артмаска тиеш иде) һ.б.) гына карала, файлларны йөкләп алучылар саны берннди дә роль уйнамаячак.

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин


URL (яңартылу датасы: 08.05.2010 - 18:20):https://belem.ru/node/2625