Рус мәктәбендәге рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре турында
1 Apr, 2008 Раил Гатауллин
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру, сәләтле укучыларга татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүдә шартлар тудыру, рус төркемендә эшләүче укытучыларга гамәли ярдәм күрсәтү максатында 2008 нче елның 12-14 нче мартында рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.
Олимпиадада республика мәктәпләренең 9,10,11 нче сыйныфларыннан рус төркемендә белем алучы 178 укучы катнашты.