belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Яр Чаллы татар теле укытучысы Резеда Хәсәншинага Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Мактау кәгазе бирелде

Яр Чаллы татар теле укытучысы Резеда Хәсәншинага Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Мактау кәгазе бирелде

30 Apr, 2010 Раил Гатауллин

27 апрель көнне Республика форумында Яр Чаллы шәһәренең 52 нче гомуми урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Хәсәншинага “Мәгариф” ассоциациясе башлыгы Наил Туктамышев Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясенең Мактау кәгазен (аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм Ассамблея Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган) һәм “Мәгариф” ассоциациясе исеменнән бүләк тапшырды. Рәзидә Хәсәншина татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә уздырылган мастер-классының йомгаклау өлешендә беренче урынны яулаган иде.

Казан дәүләт техник университеты профессоры Наил Туктамышев, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Минемчә, татар теленең киләчәге бар, якты. Татар телен өйрәнү өлкәсендә предметларны татар телендә укытырга күчәргә кирәк. Бүгенге көндә әлеге проблема хәл ителә. Хәтта югары уку йортларында бу процесс бик актив бара.

КАИда, КХТИда татар төркемнәре бар һәм без математикадан, сопроматтан, физикадан югары белемне татар телендә бирәбез. Безнең бу юнәлештәге зур эшләребез дәүләт премиясенә лаек булды”, - дип белдерде “Мәгариф” ассоциациясе башлыгы.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.05.2010 - 09:21):https://belem.ru/node/2612#comment-0