"Яшь программист" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булачак
Татарстан Республикасында белем алучы балаларның мәгълүмати технологияләр буенча Россиядә алгынгылар рәтендә булулары күпләргә билгеле. Мондый балаларны әзерләүдә республикабызда үткәрелеп килә торган төрле-төрле бәйгеләр сәбәпчедер, мөгаен.
Шундый бәйгеләрнең берсе - "Яшь программист" ("Юный программист") бәйгесе быел инде ундүртенче мәртәбә уздырыла. Әлеге бәйгенең беренче туры узды, ул 6 апрель көнне башланып киткән иде. Экспертлар комиссиясе икенче турга иң яхшы эшләрне сайлап алган инде. 27-29 апрель көннәрендә бәйгенең финал өлеше үтә, финал өлешендә генә дә 100 гә якын эш катнаша.
Бәйгенең финал өлеше Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" лагеренда узачак.
Бәйге турында тулы мәгълүмат Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бирелгән.