belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Татфондбанк» талантлы балаларны барлауны дәвам итә

«Татфондбанк» талантлы балаларны барлауны дәвам итә

21 Apr, 2010 root 0
укучыларны котлау

«Татфондбанк» быел да авыллардагы талантлы балаларны ачыклау акциясен дәвам итә. Әлеге акцияне оештыруда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да катнаша.

Әлеге бәйгедә катнашу өчен узган ел 350 дән артык гариза бирелгән булган. Быелгы акциядә исә республикабызның кече шәһәрләреннән дә (халык саны 35 меңнән артмаган) гаризалар кабул ителәчәк.

Иң талантлы 100 укучы исемлегенә керү өчен төрле дәрәҗә предмет олимпиадаларында, бәйгеләрдә җиңү яуларга кирәк. «Татфондбанк» стипендиатлары исә аннары ел дәвамында ай саен 1000 сум стипендия алып киләчәкләр.

Бу уңайдан Белем.ру сезнең һәм сезнең укучыларыгызның фәнни хезмәтләрен үз битләрендә бастырып барырга тәкъдим итә. Хезмәтләрегезне безгә юллау өчен "Заказлар кабул итү бүлмәсе"нә узыгыз.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 21.04.2010 - 21:25):https://belem.ru/node/2598