Казан мэры шәһәр порталы аша сорауларга җавап бирәчәк
18 Apr, 2010 Раил Гатауллин 0
23 апрель көнне 11 сәгатьтә мэриянең http://www.kzn.ru/ рәсми порталында И.Метшин белән онлайн-конференция булачак. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин видеотрансляция ярдәмендә Интернеттан файдаланучыларның сорауларына туры эфирда җавап бирергә ниятли, онлайн-конференция үткәрүдә техник ярдәмне исә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белгечләре күрсәтә.
Мэриянең Интернет-кабул итү сәхифәсенә мөрәҗәгать итүчеләрне төрле тема кызыксындыруын исәпкә алып, бу юлы сөйләшү тема кысалары белән чикләнмәячәк, дип хәбәр сала мэриянең матбугат хезмәте.
Сорауларны исә on-line@kzn.ru электрон адресы буенча хәзердән үк җибәрергә була, шулай ук 1 сәгать дәвамында барачак әңгәмәләшү вакытында да кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелә.