Татарстан вузлары белем бирү кредитларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә гаризалар бирде
1 Apr, 2008 Сылу
Россиянең 112 югары уку йорты дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына белем бирү кредитлары тәкъдим итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча экспериментта катнашу өчен заявка бирде.
Вузлар (алар арасында 5 дәүләти булмаган югары уку йорты да бар) Россиянең барлык федераль округларын тәкъдим итә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
112 заявканың өчесен Татарстан югары уку йортлары бирде. Экспериментта Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Казан дәүләт технология университеты, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты катнашырга теләк белдерде.
Чыганак: «Татар-информ»