Семейда «Иртыш моңнары» татар сәнгате фестивале узачак
13 апрельдә Казахстанның Семей шәһәрендә «Иртыш моңнары» XI Халыкара татар сәнгате фестивале башлана. Татар халкының милли-мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелүче чарада аерым башкаручылар һәм иҗади төркемнәр чыгыш ясар дип көтелә.
Фестиваль «Вокал жанры», «Инструменталь жанр», «Бию», «Сөйләм жанры», «Композиция» номинацияләрендә үткәрелә. Шуны әйтергә кирәк, бәйгедә балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша. Алар 3-7 яшь, 8-12 яшь, 13-17 яшь, 18-35 яшь, 36 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге башкаручылар төркемнәренә бүленәчәк. Бер үк җырчының берничә номинациядә катнашу мөмкинлеге бар.
«Иртыш моңнары» фестивалендә катнашучыларның чыгышын жюри әгъзалары бәяләчәк. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмас, һәркайсы грамота белән бүләкләнәчәк, ди оештыручылар. Номинацияләрдә 1нче, 2нче һәм 3нче урыннарны яулаучыларга исә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылыр дип көтелә. Ә иң талантлы башкаручы Гран-прига ия булачак, аңа 1000 евро күләмендә акчалата премия тапшырылачак.
Чыганак: intertat.ru