Медалистларга Бердәм дәүләт имтиханында “4” билгесе алырга рөхсәт ителде
Рособрнадзор булачак медалистларга Бердәм дәүләт имтиханында “4” билгесе алырга рөхсәт итте. Әмма медалистларга уку йортларына керү льготалары быел соңгы тапкыр гамәлдә.
2008 нче елда медаль дәгъвалаган һәм Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылыш укучысына БДИның бер имтиханыннан “4” билгесе алса да алтын медаль бирелергә мөмкин. Ә көмеш медаль исә, БДИ формасындагы өч имтиханыннан “4” алса да бирелергә мөмкин.
Гомуми белем бирү учреждениеләрен медальгә һәм бик яхшы билгеләргә тәмамлаган чыгарылыш укучылары, БДИның бер профиль фәненнән имтихан тапшырдылар инде. Укучы БДИ тапшырып (өчле билгесенә) югары уку йортларына керерлек баллны азрак җыйса, имтиханнар тапшырырга һәм керү конкурсында катнашырга хокуклы. Әлеге кагыйдә агымдагы имтихан кампаниясендә үзгәрми.