"Белем.ру"да сезнең район яңалыклары
10 Apr, 2010 root 0
Belem.ru интернет-порталы, районнар белән тыгыз элемтәдә тору өчен, тагын бер адым ясады. Хәзер сез үзегезнең районда яисә мәктәптә булган яңалыкларны бөтен дөньяга ирештерә аласыз.
"Заказлар кабул итү" бүлмәсендә "Заказ тибы" юлында "порталга яңалык урнаштыру" элементы булдырылды. Безгә яңалык җибәрер алдыннан, әлеге юлда шул элементны сайлап алыгыз, "Заказ тексты" кырында район/мәктәп исемен күрсәтеп, урнаштырырга теләгән яңалыкны языгыз.
Игътибар! Яңалыклар расланган чыганаклардан алынганда гына урнаштырыла.