Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Рус мәктәбендә укучы татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтү укытучыдан зур хәзерлек эше таләп итә. Телгә өйрәтүнең төп максаты — алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булу.
1 нче сыйныфтагы укучыларны алу белән иң беренче чиратта мин укучыларның сүзлек запасын баету өстендә эшлим. Практика күрсәткәнчә, көндәлек аралашу өчен 2000-2500 сүз җитә. Димәк, беренчедән алып тугызынчы класска кадәр укучы рус телле балага 3000 махсус сайлап алынган сүзне белү зарури. Башлангыч сыйныф баласы 1000 сүз өйрәнеп бишенче сыйныфка килә. Бу аның лексик минимумы. 1000 еш кулланыла торган сүзне белү текстларның 80% аңлауны тәшкил итә, икенче 1000 сүз тагын 8-10% аңлау дәрәҗәсен үстерсә, ә өченче 1000 тагын 4% ны бирә. Ләкин безнең төп бурычыбыз – укучыны аралашырга өйрәтү. Яңа сүзләрне ятлап кына моңа ирешеп булмый. Шулай ук тел турында кагыйдәләр өйрәнү генә дә җитми.
Икенче төп бурыч – балада чит телне өйрәнүгә теләк уяту (мотивация). Сөйләм эшчәнлегенең 4 төре бар: аудирование (тыңлап, ишетеп аңлау), сөйләм (диалог, монолог), уку һәм язу. Бу өлкәдә эшләгәндә өйрәтелә торган телдәге сөйләмне дөрес кабул итү, аңлау; сөйләшүдә катнашу (диалогик сөйләм), күргән һәм ишеткәннәр турында сөйләү (монологик сөйләм), татар текстын уку һәм аңлау, татар телендә дөрес язу күнекмәләрен булдыру максатлары куела.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 29.02 KB |