belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > “Халык педагогикасы – Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә”

“Халык педагогикасы – Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә”

28 Mar, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ризаэтдин Фәхреддин
Ресурс авторы: 
Әлмәт районы, Мәмәт урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы

Бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару бурычын куя. Буыннан буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф – гадәтләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем – тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный. Укучыны тәрбияләү, баланы үстерү – катлаулы һәм каршылыклы процесс. Ә шул баланы шәхес итеп тәрбияләүне нәрсәдән башларга соң? Белем һәм тәрбия бирү процессында дини – әхлакый тәрбия бирүгә ныграк басым ясарга кирәк дип уйлыйм мин. Милләт киләчәгенә кирәкле шәхес тәрбияләүдә тел дә мөһим роль уйный. Безнең яшәешебез иҗтимагый күренешләрдән гыйбарәт. Тәрбия бирү эшчәнлеге дә җәмгыятьтәге шартлар йогынтысында даими үсә, камилләшә. Димәк, киләчәк кешесен без үз милләте турында күп белүче, милләте өчен җаваплы, дини белемле һәм теле камил булган шәхес итеп күз алдына китерәбез.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon “Халык педагогикасы – Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә”18.99 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Доклад
Тематика: 
Ризаэддин Фәхреддин
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 15:24): https://belem.ru/node/2555