belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәһдиевнең «Кеше китә-җыры кала» повесте

Мәһдиевнең «Кеше китә-җыры кала» повесте

28 Mar, 2010 root 1
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Әсәрнең теле нинди? Ул сезгә ошадымы?

(Әйе, ошады. Ул халыкчан, жор телле, юмор белән драматизм бергә бара).

- Хәзер китапларыгызны ачыгыз. Кайсы урыннарда сурәтләү чаралары таптыгыз, нинди мәкальләр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр, йолалар, сатира элементлары белән очраштыгыз?

(Укучылар алдан үзләре табып килгән урыннарны укып күрсәтәләр).

- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара?

(Татар милләте кешеләре турында).

- Милләтебезнең яшәеше, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле?

(Намуслы, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, бердәм, сабыр, әхлаклы кешеләргә бәйле).

- Нинди кешеләр тормышта үз урыннарын табалар?

(Милли әхлаклы халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән һәм киләчәк буыннарга тапшырган кешеләр тормышта аякларына ныклы басып торалар, үзләреннән соң җир йөзендә матур җыр, изге васыять калдыра алалар).

- Әсәрдә авторның тагын бер фикерен сиземләргә мөмкин. Ул милләтнең чын йөзе кайда сакланган дип әйтергә тели?

(Авылда сакланган).

- Әйе, укучылар. Милләтнең яшәеше һәм киләчәге авыл белән бәйле, ди автор, авылның милләт сакчысы икәнлегенә басым ясый. Әйтергә кирәк, авыл тормышын М.Мәһдиев кебек оста сурәтләүче, бөтен нечкәлекләрен белеп тасвирлаучы язучылар күп түгел. Әйе, тоталитар режим белән яшәсә дә, шул чордагы авыл иң кыйммәтле мирасыбызны саклап кала алды, безнең буыннарга кадәр җиткерде. Ә хәзерге авылның хәле ничек соң? Анда нинди тискәре күренешләр килеп керде?

(Эчүчелек, колхозлар таркалу, урбанизация…)

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Мәһдиевнең «Кеше китә-җыры кала» повесте. (рус классының татар төркемнәре өчен, 11нче класс)145.37 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Сыйныфтан тыш чара / уку материалы
Тематика: 
Мөхәммәт Мәһдиев
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Туган якны өйрәнү
Дин һәм йолалар
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

Фикерләр

sagdullinna сурәте

sagdullinna

8 Октябрь, 2010 - 19:11

Permalink

кеше китә- җыры кала

кеше китә- җыры кала


URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 15:25): https://belem.ru/node/2552?page=0