Мәһдиевнең «Кеше китә-җыры кала» повесте
Әсәрнең теле нинди? Ул сезгә ошадымы?
(Әйе, ошады. Ул халыкчан, жор телле, юмор белән драматизм бергә бара).
- Хәзер китапларыгызны ачыгыз. Кайсы урыннарда сурәтләү чаралары таптыгыз, нинди мәкальләр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр, йолалар, сатира элементлары белән очраштыгыз?
(Укучылар алдан үзләре табып килгән урыннарны укып күрсәтәләр).
- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара?
(Татар милләте кешеләре турында).
- Милләтебезнең яшәеше, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле?
(Намуслы, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, бердәм, сабыр, әхлаклы кешеләргә бәйле).
- Нинди кешеләр тормышта үз урыннарын табалар?
(Милли әхлаклы халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән һәм киләчәк буыннарга тапшырган кешеләр тормышта аякларына ныклы басып торалар, үзләреннән соң җир йөзендә матур җыр, изге васыять калдыра алалар).
- Әсәрдә авторның тагын бер фикерен сиземләргә мөмкин. Ул милләтнең чын йөзе кайда сакланган дип әйтергә тели?
(Авылда сакланган).
- Әйе, укучылар. Милләтнең яшәеше һәм киләчәге авыл белән бәйле, ди автор, авылның милләт сакчысы икәнлегенә басым ясый. Әйтергә кирәк, авыл тормышын М.Мәһдиев кебек оста сурәтләүче, бөтен нечкәлекләрен белеп тасвирлаучы язучылар күп түгел. Әйе, тоталитар режим белән яшәсә дә, шул чордагы авыл иң кыйммәтле мирасыбызны саклап кала алды, безнең буыннарга кадәр җиткерде. Ә хәзерге авылның хәле ничек соң? Анда нинди тискәре күренешләр килеп керде?
(Эчүчелек, колхозлар таркалу, урбанизация…)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәһдиевнең «Кеше китә-җыры кала» повесте. (рус классының татар төркемнәре өчен, 11нче класс) | 145.37 KB |
Фикерләр
sagdullinna
8 Октябрь, 2010 - 19:11
Permalink
кеше китә- җыры кала
кеше китә- җыры кала