belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Уңышлы укыту серләре

Уңышлы укыту серләре

28 Mar, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм:татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.. Тел бетә икән - милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак. Әдәби әсәрләр белән кызыксынучылар кимесә, милли тел дә кухня теле дәрәҗәсенә төшәчәк. Бүгенге укучыбыз – милләтебезнең киләчәге. Үз милләтенә файда китерерлек бер шәхес булырга омтылырмы ул яки оялып, паспортына башка милләт исем-фамилиясе куярмы, үзен «дөнья кешесе» дип игълан итәрме, я булмаса гомер буе «икенче сортлы»мескен кеше дәрәҗәсендә йөрерме? Болар арасындагы билгеләмәләрдән безнең лицей балаларына «дөнья кешесе» дигәне ныграк туры киләдер кебек, чөнки алар киләчәк тормышның элитасы, интеллигенциясе, укымышлы галимнәр чыгасы кешеләр. Хәзерге вакытта Пушкин лицеен тәмамлап чыккан укучыларыбыз Россиянең 35 шәһәрендәге югары уку йортларында белем алалар һәм алганнары арасында да күренекле фән эшлеклеләре бар. Аларның даирәләре киң булачак, Татарстан чикләреннән чыгып олы җирләрдә эшләячәкләр, шуңа күрә татар баласы үз милләте өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш: иң беренче чиратта үз балаларын туган теленә өйрәтергә, милләтен һәм мәдәниятен саклау өчен меценантлар булырга, гомумән милләте белән горурланып яшәргә тиешләр, горурланып яшәргә генә түгел, туган телләрен кухня теленнән фәнни югары дәрәҗәгә җиткерергә һәм сакларга тиешләр. Шушы олы максатларга ирешү өчен алар туган телне чын күңелдән яратырга тиешләр.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Уңышлы укыту серләре (мастер-класс)26.27 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Фәнни-эзләнү эше
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Педагогика һәм тәрбия
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.03.2010 - 09:59):https://belem.ru/node/2549