Шиһабетдин Мәрҗанинең дин һәм мәгариф өлкәсендә бөек реформатор буларак эшчәнлеге
Без бүгенге көндә зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Безнең бу өлкәдә эшләгән реформаторлар булганмы? Әйе, без мәгариф өлкәсендә иң күркәм, иң бөек, иң кыю һәм баскынчылар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алган бөек реформатор Шиһабетдин хәзрәт Баһаветдин улы Мәрҗанигә барып тоташабыз. Аның хакында хезмәтләр шактый күп язылган. Аларда ул олы галим, философ, илаһият белгече, татар тарихын фәнни яктан нигезләп язучы буларак тикшерелгән, югары бәяләнгән. Әмма, әйтергә кирәк, мондый бәяләр генә Мәрҗани феноменын, бу бөек фигураның бөтен Ислам һәм, бигрәк тә татар мәгърифәтчелек дөньясында тоткан зур урынын тулысынча ачып бирмиләр.
Бездә әле мәгариф тарихы да, милли педагогиканың бай хәзинәсе дә шулар белән бергә галимебезнең мәшһүр педагогик мирасы да тулысынча өйрәнелмәгән, ачыкланып киң катлау халык гаммәсенә тапшырылмаган. Милли мәгариф өлкәсенә дә ренессанс яңадан кайтты. Шиһабетдин Мәрҗани идеяләре, остазның реформаторлык хәрәкәте бу милли яңарышның яңа ташкынын көчәйтергә, татар мәгърифәтчелеген җимерелмәслек итеп үстерергә, тирәнәйтергә ярдәм итәргә тиеш, ул татарның киләчәге өчен кирәк. Ирексездән шундый сорау туа: без татарның милләт буларак яшәвен телибезме, юкмы? Яшик дисәк, мәгърифәт өлкәсендә чын милли педагогиканың тарихи нигезләрен һәръяклап өйрәнергә тиешбез һәм, XXI гасыр вәкилләре буларак, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Ә аның өчен мәгарифебезгә татар җанлы яңа Мәрҗаниләр кирәк. Безнең фәнни хезмәтебезнең актуальлеге шуның белән билгеләнә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Шиһабетдин Мәрҗанинең дин һәм мәгариф өлкәсендә бөек реформатор буларак эшчәнлеге" фәнни-тикшеренү эше | 486.07 KB |