Казанда ислам вузлары ректорларының очрашуы узды
Кичә Россия ислам университеты базасында ислам югары уку йортлары ректорларының очрашуы булып узды.
Ректорлар Советы бер үк вакытта ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча уздырылучы I Бөтенроссия олимпиадасы белән параллель үтте.
Очрашуда Россия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, Нижегородск ислам университеты ректоры Хөсәен Фәезханов, Төньяк-Кавказ ислам университеты ректоры Шәрәфетдин Чочаев һ.б. катнашты.
Кичә “Татмедиа”ның пресс-конференциясендә РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, бердәм яңа мөселман белем бирү системасын булдыру кирәк. Моннан тыш, очрашуда хезмәттәшлек формасы турында сөйләшүләр дә планлаштырылган иде.
РИУ ректоры сүзләренә караганда, заманча җәмгыятьтә ислам интеллигенциясе сыйныфын да тудыру мөһим.