ТДГПУ “Гаиләм тарихы – күпгасырлык Ватан тарихы битләре” исемле конференция кунакларын кабул итә.
27 Mar, 2008 Сылу
26-27 мартта ТДГПУ базасында “Гаиләм тарихы – күпгасырлык Ватан тарихы битләре” исемле III Халыкара гуманитар–мәгърифәтчелек конференциясе уза.
Әлеге чара быел Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган. Конференция “Ватан” тарихи, гуманитар һәм хәйрия фонды ярдәмендә оештырыла. Шулай ук аны оештыруда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар педагогик университеты да читтә калмаган.
Биредә катнашучылар өч төркемгә бүленеп чыгыш ясаячак. I – 6–8нче сыныйфлар, II – 9–11нче сыйныф укучылары һәм III төркем – югары уку йортлары һәм техникум студентлары. Ләкин барысы өчен дә шартлар, бәяләү критерийлары, тематик номинацияләр бер.