Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе
11 Mar, 2010 root 0
22-26 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Ел сыйныф җитәкче" республика конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак. Әлеге конкурс "Кеше тәрбияләргә" («Воспитать человека») Бөтенроссия конкурсының региональ этабы кысаларында үткәрелә.
2009 елның ноябрь-декабрь айларында бәйгенең муниципаль һәм зона этаплар узган иде инде. Әлеге этапларда 2000 гә якын сыйныф җитәкчесе катнашкан иде.
Бәйгенең финал өлешен ачу тантанасы Казан шәһәре Яңа Савин районының 177 мәктәбендә 16.00 сәгатьтә башлана.
Чаралар программасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.