belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

6 Mar, 2010 root 0
8 март

Хатын-кызлар көнен билгеләп үтү традициясе борынгы Римнан ук килә. Инде ул вакытларда ук хатын-кызларның кадерен белгәннәр, аларга чәчәкләр бүләк иткәннәр, игътибар күрсәткәннәр.

Әлеге бәйрәмне 8 март көнне билгеләп үтү тәкъдиме исә 1910 елда Копенгагенда кабул ителгән. Күпмедер дәрәҗәдә әлеге бәйрәм 1857 елда Нью-Йоркта узган вакыйгалар һәм Клара Цеткин исеме белән бәйле.

Бүгенге көндә тормышта хатын-кызларның роле зур. Иң беренче чиратта, алар - безнең әниләребез. Алар безне кечкенәдән тәрбияләгәннәр, беренчеләрдән булып аң-белем биргәннәр. Беренче тапкыр әйткән сүз дә күпләрнең "Әни" сүзе булгандыр. Шуңа күрә, күп кенә хатын-кызлар укытучы һөнәрен сайлый, әлеге һөнәр аларга ерак тарих җепселләре аша сеңгән.

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезгә багышлап әлеге бәйрәм көннәрендә күпме генә назлы сүзләр әйтсәк тә, алар сезнең безгә кечкенәдән әйтеп килгән назлы сүзләр белән чагыштырырлык дәрәҗәдә зур түгел - тигезлеккә омтылу өчен назлы сүзләребезне гомеребез дәвамында әйтеп килергә кирәк. Күпме генә чәчәкләр сайлап алып бүләк итсәк тә, сез әлеге чәчәкләр арасында - иң матуры! Күпме генә кулларыбызда күтәреп йөрсәк тә, сез безне күтәреп йөргән кебек озак күтәреп йөрергә хәлебездән килмәс. 8 март бәйрәме - Сезнең кадерегезне аңлау өчен бер сәбәп кенә.

Йөзегездә беркайчан да елмаю сүнмәсен, бәхет-шатлыклар сезнең нурлы йөзегезне һәрвакыт яктыртып торсын! Сау-сәламәт булыгыз, күңелегездә бары тик якты хисләр генә яшәсен. Туган һәр якты көн сезгә яңа бәхет, яңа куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы җитәкчесе Раил Гатауллин

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 06.03.2010 - 07:46):https://belem.ru/node/2506