КДАТУ студентларының тулай торагы – Россиядә иң яхшы тулай тораклар исемлегендә
27 Mar, 2008 Кунак
Күптән түгел Бөтенроссия студентларының иң яхшы тулай торагы конкурсына йомгак ясалды. Конкурста 346 югары уку йортыннан 110 вуз катнашты.
Илнең төрле уку йортлары арасыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты әлеге конкурның “Иң яхшы үрнәк тотышлы тулай торак” номинациясендә җиңүче булган. Университетның ректоры – Валерий Куприянов.
Моннан тыш 12 номинациядә дә җиңүчеләр билгеләнгән. Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, конкурста беренче урынны Дон дәүләт техника университеты яулаган. Бу университетның тулай торагына капиталь ремонт өчен федераль бюджеттан өстәмә ярдәм дә каралган.