Информатика укытучылары Интернет-форумы башлана
Иртәгә – 2 мартта республиканың информатика укытучылары катнашында Интернет-форум башлана. Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк.
Форум вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, министрлыкның башка җитәкчеләренең, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламовның, информатика буенча предмет комиссиясе рәисләренең чыгышлары көтелә.
Рәсми мәгълүматка караганда, Интернет форум вакытында алынган сорауларга 2009 елда информатика буенча предмет комиссиясе рәисе Р.Һадиев, Республика белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белгечләре һәм информатика укытучылары җавап бирәчәк.