ТҮБӘН КАМА укучылары белемнәрен күрсәтте
Түбән Камада инде күркәм традициягә әверелгән Спиридон Молодцов исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Быел интеллектуаль конкурска шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучылар тарафыннан башкарылган 250 гә якын эш тәкъдим ителде.
Яшь галимнәр үз хезмәтләрен 23 секциядә тәкъдим итте, аларның берсе – “Якташларыбыз – Бөек Ватан сугышында” дип исемләнгәне фашистлар Германиясен Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде. Мәктәп укучыларының эшләрен составында төрле фән кандидатлары, профессорлар, Түбән Кама югары уку йортлары деканнары, кафедра мөдирләре, шулай ук өлкән сыйныф укучылары – төрле олимпиада һәм конференция призерлары булган махсус жюри әгъзалары бәяләде. Нәтиҗәдә, 15 уку йортында белем алучылар җиңүчеләр арасына керде, алар арасында Иске Чишмә мәктәбе укучылары да бар.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru