Иң яхшы мөгаллимнәрне бүләкләү бәйгесе старт ала
24 Feb, 2010 Сылу 0
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев карары нигезендә һәм “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында иң яхшы укытучыларны кызыксындыру республика конкурсы игълан ителде. Ул югары, урта, башлангыч һөнәри һәм хәрби белем бирү оешмаларының иң яхшы мөгаллимнәрен ачыклау һәм аларны кызыксындыруга юнәлдерелгән.
Бәйгедә югары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларының теләсә нинди фән укытучылары катнаша ала. Шулай ук аларның нинди вазыйфа башкарулары, гыйльми дәрәҗәләре, исемнәре, яшь һәм эшләү стажына карата да таләпләр юк. Бәйге турында тулырак мәгълүмат “Нигеләмә”дә.