Интернет-форум-ЧИТ ТЕЛЛӘР
24 Feb, 2010 Сылу 0
Чит телләрне укыту сыйфатын үстерү һәм укучыларны БДИга әзерләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимнәргә тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирү максатыннан, агымдагы елның 25-26 нче февраль көннәрендә Интернет-форум узачак. Биредә чит тел мөгаллимнәреннән актив катнашуны көтәләр.
Форум барышында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов, аның беренче урынбасары Д.М. Мостафин, министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтү департаменты җитәкчесе Л.Н. Ногыманова, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты ректоры Р.Ф. Шәйхелисламов, 2009 елда инглиз теленнән республикакүләм предмет комиссия рәисе Ю.Н. Зыятдинованың видеочыгышлары планлаштырылган.