Чит тел укытучылары игътибарына!
24 Feb, 2010 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының чит телләрне укыту методикасы кафедрасы 5 нче апрельдән 23 нче апрельгә кадәр бюджет нигезендә квалификация күтәрү курсларын уздырачак. Дәресләр «Лингвострановедческий аспект в обучении иностранным языкам» проблемасы буенча укылачак, дип хәбәр итә уку йорты.
Курс 5 модульдән гыйбарәт: дистанцион, теоретик-методологик, стажировка, проект эш һәм йомгак контроль эш. Һәр модуль турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.