Россиянең мәктәп укучыларын нанотехнологияләр буенча укытачаклар
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларын нанотехнологияләр буенча укытырга әзерләнә. Аның өчен 75 миллионнан алып 120 миллионга кадәр җиһаз сатып алыначак, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Министр уйлавынча, җиһазның бер комплекты 3 миллионнан алып 4 миллионга кадәр торырыга мөмкин. “Уйлавыбызча, 25-30 мәктәпкә җиһаз комплектлары сатып алырга акча таба алырбыз. Без әлегә нанотехнологияләр сферасында белем бирү программасын махсуслашкан дәрәҗәдәге мәктәпләрдә башлаячакбыз”, - ди Фурсенко.
Шулай ук, Фурсенко якын араларда министрлыкның конкурс игълан итәргә җыенуын әйтеп киткән. Конкурс физика-математика мәктәпләре арасында әлеге комплектны урнаштыру буенча уздырылачак.
“Минемчә, бу бик мөһим психологик эффектка ия булачак. Без яңа сферадагы лаборатор эшләргә укучыларны тарта алачакбыз”, - ди министр.