Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм предмет олимпиадалар тәмам
24 Feb, 2010 Сылу 0
Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбиятын, гарәп һәм төрек телләрен укыту сыйфатын күтәрү, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп һәм төрек телләрен тирәнтен өйрәнүгә шартлар тудыру һәм татар теле һәм әдәбияты, гарәп һәм төрек телләре мөгаллимнәренә гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан, агымдагы елның 15-19 нчы февраль көннәрендә әлеге фәннәрдән республикакүләм предмет олимпиадалар узды. Чара татар телле мәгариф оешмалары өчен уздырылган иде.
Нәтиҗәдә, татар теле буенча – 167, әдәбияттан – 158, көнчыгыш телләрдән 46 9-11 нче сыйныф укучысы катнаша.