Ана теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү алымнары
Туган телдә дөрес сөйләргә өйрәтү бала бакчага килгән беренче көннән үк башлана. Ана теле дәресләренең төп вазифасы да шул. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүне ике юнәлештә алып барам.
Беренче юнәлеш – балаларның сүз байлыгын системалы рәвештә арттыру. Моңа яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешеп була. Таныш булмаган сүзләрне төрле иллюстрацияләргә карап сөйләтү, уеннар һәм аралашу аша хәтердә калдыру мөмкин. Шулай ук таныш булмаган сүзнең мәгънәсен күрсәтмә әсбап ярдәмендә төшендерү һәм яңа сүзнең русча адекваты аша да аңлатырга була.
Икенче юнәлеш – фикерне дөрес итеп әйтеп бирергә өйрәтү. Иң таралган эш формаларының берсе – рәсем буенча сөйләтергә тырышу. Моңа сораулар бирү юлы белән ирешергә мөмкин. Балалар арасында ана телендә сөйләргә өйрәнгән берничә бала була. Бу очракта иң элек шуларга таянырга туры килә. Аларга ияреп, җөмләләрне кабатлату аша, башка балалар да әкренләп сөйләргә күнегәләр.
Сөйләм үстерү дәресләрен әйләнә-тирә, табигать күренешләре белән бәйләп, матур әдәбият әсәрләрен уку аша үткәрү уңышлы. Ә.Бикчәнтәева, Б.Рәхмәт, Р.Миңнуллин шигырьләре ятлау һәм хәтердә калдыру өчен дә бик уңайлы. Матур рәсемле әкият китаплары, беренчедән, гүзәл зәвык тәрбияләргә ярдәм итсәләр, икенчедән, сөйләм телен үстерүдә алар алыштыргысыз чыганаклар. Сөйләм телен үстерүне Г.Тукай шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен һәр бала диярлек сөйләргә өйрәнә. Аларны сәхнәләштерү дә әллә ни катлаулы түгел. “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган тел” шигырьләрен укыганнан соң, рәсем ясатып һәм җырлатып, без сабыйлар күңеленә матурлык орлыгы салабыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ана теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү алымнары | 10.06 KB |