Казанда “Ломоносов укулары” төгәлләнде
«Татар-информ»
Казанның 7 нче номерлы гимназиясендә 4 көнлек семинар булып узды. 2004 нче елдан гамәлгә кергән әлеге программа вуз һәм республика мәктәпләрен берләштерә.
7 нче гимназия директоры Любовь Кочнева хәбәр итүенчә, семинарның барлык көннәре дә тематикалы булган. Казан шәһәренең мәктәп директорлары һәм укытучылар өчен мастер-класслар һәм ачык дәресләр үткән. Өлешчә, Санкт-Петербург һәм Германиянең татар диаспорасы белән телекүпер оештырылган. “Шулай ук, без үзебезнең видеоконтроль буенча яңа системаны күрсәттек. Моннан тыш мәктәп телевидениесенең беренче программасын тәкъдир иттек", - ди Л.Кочнева.
Семинар кысаларында Казан укытучылары өчен уникенче “Ломоносов укулары” үткән. "Ломоносов укулары" кысаларында Казан мәктәпләренең 210 укучысы үзләренең фәнни эзләнүләрен тәкъдим иткәннәр. 12 секциянең һәр җиңүчесенә хрусталь вазалар тапшырылган. Гимназия укучыларының әти-әниләреннән катнашучыларга лекцияләр укылган. “Безнең укучыларыбызның 60 әти-әнисе галим дәрәҗәсенә – доцентлар һәм фән докторлары исеменә ия. Һәм нәкъ менә алар катнашучыларга лекция укырга теләк белдерделәр”, - дип әйтеп үтте гимназия директоры.