Автор программалары һәм укыту-методик кулланмалар бәйгесе
19 Feb, 2010 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы биреме нигезендә, “Мәгарифтә 50 инновацион идея” исемле автор программалары һәм укыту-методик кулланмалар бәйгесе игълан итә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча барачак:
- Мәктәпкәчә мәгариф
- Башлангыч гомуми мәгариф
- Төп гомуми мәгариф
- Урта (тулы) гомуми мәгариф
- Урта (коррекцион) мәгариф
- Башлангыч һөнәри мәгариф
- Урта һөнәри мәгариф
- Мәгариф идарәсе
Чара өч этапта узачак. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.