Күркәм үрнәк
Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясе укучысы, рус кызы Татьяна Гусева 11 нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан үткән республика олимпиадасында беренче урынны алды. Аның фикеренчә, татар телен өйрәнү чагыштырмача авыр шөгыль. Ләкин Татарстанда яшәгән һәр кеше ике телне, ягъни татар һәм рус телен, яхшы белергә тиеш.
Әйтергә кирәк, теләге булган кеше, чыннан да, татар телен генә түгел, кытай телен дә өйрәнә ала. Әлбәттә, монда мөгаллимнең дә роле зур. Укытучының дәресләре җанлы, эчтәлекле, кызыксындыручан булса, максатка ирешү күпкә җиңелрәк. Һәрхәлдә, рус кешеләренең татар телен үз итүләре, кирәк дип табулары бик сөендерә һәм мәгълүмат чараларында мондый күркәм мисалларны ешрак яктыртсалар иде. Бигрәк тә рус теллеләрендә.
Чыганак: tatar-congress.org